
Мин, Гусамова Алина, 7Г класс укучысы. Үзем турында болай дип әйтер идем. Мин китап укырга һәм табигать кочагында булырга яратам. Күргәннәрем турында язып та куйгалыйм.
Кышкы урманда
Тышта ябалаклап кар ява. Тау сыртларын бер көн эчендә йомшак кар юрганы каплады. Моннан бер-ике ай элек кенә әле анда яшел хәтфә үлән ята иде. Ә бүген исә, жир өсте күз чагылырлык ак күлмәк кигән кебек булды. Тирә-якта тынлык. Кошлар да тынып калган, бар табигать тирән йокыда.
Кышның бер матур иртәсендә әтием белән кышкы урманны күзәтергә бардык. Урман тылсымлы дөньяга әверелгән. Өнсез калган агачларга бәс сарган алар кияү көткән ап-ак күлмәкле кәләшләрдәй, серле генә итеп басып торалар. Тирә-юньдә шылт иткән тавыш та юк. Урмандагы бар жан иясе салкыннан качып жылы оясына кереп поскан. Без шул тынлыкны бозарга куркып, урмандагы әкият дөньясына манзара кылып йөрибез. Ара-тирә жәнлек эзләре дә очраштыргалый.
Чү, нинди серле авазлар ишетелә ул. Яхшырак ишетер өчен, мин баш киемемнән колакларымны чыгарыбрак, саклык белән генә алга атладым. Ә-ә менә нинди тавышлар булган икән. Агач башында, бер-берсенә карашып, нәрсәдер турында ике кошчык чыркылдаша. Эх, беләсе иде, нәрсә сөйлиләр икән алар. Мин дөньямны онытып кошларны күзәтә башладым. Сулышымны кысып аларның гәпләшкәнен, сөйләшкәнен тыңлыйм. Алар нәрсәгәдер борчылган да кебек тоелып китә. Кызу-кызу гына чыркылдыйлар да бераз туктап торалар, аннары тагын бер-берен бүлдерә-бүлдерә сайрыйлар. Менә кошчыклар мине күреп калдылар, сөйләшүләреннән дә туктадылар. Бер күзләрен кыса төшеп, сыңар күзләре белән генә мине күзәтәләр.
«Курыкмагыз кошчыкларым, мин сезгә тимим»- дип әйтергә авызымны гына ачкан идем, алар пырылдашып очып киттеләр дә миннән ерак булмаган агач ботагына кундылар. Мин уйга калдым: «Кышын урмандагы кошлар ничек тамак туйдыра, озын кышны ничек чыгалар икән?» Аркамдагы букчамнан икмәк кисәкләре алып вакладым да кар өстенә сиптем. Үзем читкәрәк киттем. Кошчыклар нишләрләр икән?
Бераздан кошчыкларым кызыксынуларын жиңеп икмәк валчыклары сибелгән урындарак үскән агач ботагына килеп утырдылар. Менә алар куркыныч юк микән дип тирә-якны күзәтәләр, ара-тирә бер-берсенә карап чыркылдап та алалар. Куркырлык хәвеф – хәтәр юк диләрдер инде. Саклык белән генә кар өстенә төштеләр дә кызу-кызу гына жим чүпли башладылар. Алар һич тынмыйлар: сикергәлиләр, томшыклары белән канат асларын чукып алалар, башларын боргалыйлар, чырк-чырк дип куялар. Бигрәк кызыклар да инде. Ачыккан да булганнар икән малкайларым. Мин килгәнче шул азык табу мәсьәләсе хакында сөйләшкәннәрдер дә әле.
Тамакларын туйдырып алгач, кошчыкларым миңа рәхмәт әйткәндәй чыркылдашып бер урында сикергәләп тордылар да, парлашып, очып киттеләр. Минем күңелемне ниндидер бер жиңеллек, рәхәтлек хисе биләп алды. Шул ике бәләкәч кошчыкны сөендердем бит мин. Артыма әйләнеп карасам, әтием елмаеп басып тора. Ул да безне читтән генә күзәтеп торган икән. Әтием яныма килеп бащымнан сыйпады, кочаклап алды һәм: “Кызым, һәрвакытта да шулай мәрхәмәтле бул, һәркемгә дә авыр чакта ярдәм кулы суз.” –диде. Кышы урман, әтиемнең киңәшләре мине бик күп нәрсәгә өйрәтте ул көнне. Шуңадыр да әле бу күренешләр кичә генә булган кебек минем күңелем түрендә саклана.

Мин, Кашапова Диана, 5Б класс укучысы. Мин әбиемнең әкиятләрен тыңларга яратам. Алар мине күп нәрсәгә өйрәтә. Шуларның берсен сезгә дә язып жибәрәм.
Эшләмәгән ашамый.
Борын-борын заманда бер патша яшәгән ди. Аның бер ялкау кызы булган. Бу кыз көннәр буе көзгегә карап, үзенә сокланып утыра икән. Шулай айлар, еллар үткән, кызны кияүгә бирергә дә вакыт житкән. Патша кызының ялкау икәнлеген белеп кияү егетләре берсе дә аны кәләшлеккә алырга теләмәгән. Шуннан патша хезмәтчеләрен кызына кияү эзләргә жибәрергә булган. Ул аларга:
-Юлыгызда иң беренче нинди егет очрый, шул минем киявем булыр.- дип әйтеп жибәрә.
Киттеләр ди, патша хезмәтчеләре кызга кияү эзләргә, бик күп жирләр үттеләр ди, энә хәтле жир үттеләр ди. Менә бервакыт алар бер егетне күрделәр. Бу егет сигез үгез жигеп жир сөреп ята икән ди. Патша хезмәтчеләре егет янына килгәннәр дә, патша фәрманын житкергәннәр. Егет бераз уйланып торганнан соң патша кызын үзенә кәләшлеккә алырга риза булган. Патша хезмәтчеләре белән егет патша сараена киткән. Патша кызына кияү табылганнга бик шат булып, өч көн, өч төн бик зур итеп туй үткәргән. Туй үткәннән соң егет кызны өйләренә алып кайткан. Егетнең өйдә әнисе дә бар икән. Икенче көнне егет иртән иртүк торып басуга эшкә киткән. Киткәндә әнисенә патша кызына бер эш тә кушмаска дип әйтеп киткән. Кич житкән, егет басудан арып- талып эштән кайткан. Әнисе улын ашарга пешереп көтеп торган. Ашарга утыргач егет әнисеннән сорый:
-Кем бүген эшләде?
Әнисе:
-Мин дә, син инде, улым,- дигән.
Егет:
-Кем эшләде, шул ашый, - дигән.
Патша кызына бу сүзләр ошамаган, ул үпкәләп ашамый гына йокларга яткан. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланган. Өченче көнгә патша кызы ачыгуына түзмәгән:
-Миңа да берәр эш бирегез әле,- дигән.
Патша кызына утын ярырга кушканнар. Кыз тырышып- тырышып утын ярган. Кич житеп егет эштән кайткач, егетнең әнисе ашарга утырткан. Өстәл тирәли утырышкач егет сорый:
-Кем бүген эшләде?
Әнисе:
-Бүген без өчәү эшләдек: син, мин һәм патша кызы,- дигән.
Егет:
Алай булгач, бөтенебез дә ашыйбыз инде,- дип әйтә.
Алар бергәләп утырып ашаганнар. Патша кызына аш бигрәк тә тәмле тоелган. Иртәгә дә шундый тәмле аш ашыйм әле дип, икенче көнне дә берәр эш эшләргә уйлаган. Шулай итеп, патша кызы әкренләп бөтен эшне дә эшләргә өйрәнгән.
Өч елдан соң патша кызының хәлен белергә килгән. Кызының жир жимертеп эшләп йөргәнен күреп шаккаткан. Кызы барлык эшләрне дә эшләргә өйрәнгәнен белгәч, патша бик шатланган. Кияве белән кызын сараена алып кайтып бер атна кунак иткәннән соң би күп бүләкләр биреп аларны егетнең авылына кире озаткан ди.

Мин, Хайруллина Зөлфия, 6А класс укучысы. Үзем турында болай дип әйтер идем. Мин ишле гаиләдә тәрбияләнәм, туганнарым белән уйнарга яратам. Без гаиләдә биш бала, иң уртанчысы, мин инде ул. Шуклыкларыбыз да күп. Алар аркасында кызыклы хәлләр дә булгалый.
Илнур белән Илгиз
Кайсыдыр бер авылда яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның булган , ди, Илнур һәм Илгиз исемле уллары. Илнур әти-әнисенә ярдәмләшергә яраткан, гел генә әтисе янында йөреп, төрле эшләр эшләргә өйрәнгән. Илгиз – ялкау малай булган. Ул гел дә печәнлек башында яткан. Беркөнне малайларның әтисе белән әнисе шәһәргә киткәннәр. Киткәнче малайларга : “Без кайтуга мунча ягып торыгыз.”- дип әйтеп киткәннәр. Әтиләре китү белән Илнур мунчага су ташып куйган. Караса, мунча ягарга утыннары юк икән. Илнур Илгизгә:
-Әйдә, урманга барып, мунча ягарга утын кисеп алып кайтыйк, - дигән.
Илгиз ялкаулашып өйдә калган, Илнур урманга утынга киткән. Менә Илнур утын алып кайткан. Ул урманда чагында Илгиз урам буена уйнарга чыгып качкан. Илнур утынны кисеп, мунча яккан. Әтиләре кайтканчы дип, йортттагы эшләрне эшләп бетергән. Мунча әзер булгач, энесен эзләп алып кайтырга чыгып китә. Озак кына эзли ул энесен. Печәнлек башында да, өйләреннән ерак булмаган болынлыктан да эзли ул, малайлар яратып уйный торган футбол мәйданчыгында да энесен тапмый. Бик озак эзли торгач Илгизне Илнур су буенда үскән биек тирәк башында утырган килеш таба. Менгәндә ничек менгәндер Илгиз тирәк башына, ә менә кире жиргә төшәргә курка икән. Жил искән саен тирәк чайкала, агач кәүсәсен кочаклап утырган Илгиз дә аның белән бергә тирбәлә. Агач башыннан егылып төшәрмен дип Илгиз бик нык курка, шуның өчен елый-елый абыйсын ярдәмләшергә чакыра. Шулвакыт Илнурның башына бер шәп фикер килә. Ул Илгизгә:
-Моннан соң әти белән әнигә ярдәмләшә башласаң, мин сиңа ярдәм итәрмен. Әгәр дә ялкаулашып ятсаң, шунда калырсың, – дигән.
Илгиз тизрәк “ Ялкаулашмыйм”, – дип сүз бирә. Елап, үксеп беткән энесен Илнур агач башыннан төшерә һәм өйгә алып кайтып китә. Шул көннән башлап йорт эшләрендә әти- әнисенә малайлар икәүләшеп ярдәм итә башлыйлар. Шулай итеп, Илнур энесенә ялкаулыкны жиңәргә, әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итергә өйрәтте.

Мин, Абдуллин Айдар, 6А класс укучысы. Яхшы билгеләргә генә укыйм, кул эшләрен яратып башкарам. Төрле ижади конкурсларда катнашам.
Зирәк кола ат
Борын – борын заманда яшаәгән, ди, карт белән карчык. Аларның булган, ди, Кола атлары. Кола ат шундый матур булган, матурлыгын сүз белән сөйләп тә, китапка язып та бетерерлек түгел, ди. Житмәсә Кола ат бик акыллы Һәм зирәк, көчле булган. Карт белән карчык бик яратканнар үзләренең атларын, аны яхшы итеп тәрбияләгәннәр. Иң тәмле азыкны ашатканнар, иркен кырга чыгарып йөрткәннәр. Ә Кола ат аларга рәхмәт йөзеннән бөтен авыр эшне эшләгән. Печән дә ташыган, жир дә сөргән, төрле ярышларда катнашып, бүләкләр дә алган.
Шулай бер вакыт Кола ат болында татлы үлән ашап йөри икән, каршысына Юлбарыс килеп чыккан. Кола ат таныш түгел жанварны күреп кала, куркып китә, ләкин сиздерми. Ат Юлбарыстан сорый:
-Син кем буласың?
-Мин – Юлбарыс, барлык жәнлекләрнең башлыгы булам. Ә син кем?
-Мин – Кола ат. Жир йөзендәге барлык терлекләрнең башлыгы булам.
Юлбарысның һаман да үзенең башлык буласы килә һәм бәхәсләшә башлый:
-Мин көчлерәк, шуңа күрә синнән зуррак башлык,- ди.
-Юк, мин – зуррак, - ди Кола ат.
Шулай бәхәсләшә торгач, Юлбарыс әйтә:
-Әйдә, көч сынашабыз. Кем ныграк кычкырып, бөтен дөньяны яңгырата, шул көчлерәк була.
Кола ат риза була. Моны ишеткәч, Юлбарыс үзенең зуррак башлык икәнлеген белдереп кычкырып жибәрә. Ул кычкырганга, урмандагы агачлар шаулап куя, кошлар очудан туктый. Чират Кола атка житә. Ул кешнәп жибәрүгә, барлык жәнлекләр ояларына кереп кача, ерак булмаган таудагы ташлар ишелә башлый. Юлбарыс атның көчлерәк икәнен күрә, әмма бирешәсе килми.
-Төгәл генә булсын, тагын бер тапкыр көч сынашып карыйк,- ди.
Шуннан Кола ат әйтә:
-Әйдә, бу юлы мин шарт куям. Кем дә кем ташка тибеп очкын чыгара, шул көчлерәк була,- ди.
Юлбарыс ризалаша һәм беренче булып көчен күрсәтә дә башлый. Янәшәдәге ташка тибә, очкын чыкмый. Тагын тибә, очкын чыкканы күренми. Шуннан Кола ат килеп, ташка дагалы тоягы белән тибеп жибәргән иде, тирә-якка күп итеп очкыннар чәчелде, ди.
Юлбарыс, Кола атның үзеннән көчлерәк икәнен күрә дә, куркуга кала. Ничек тә тизрәк ат яныннан качырга хәйлә эзли башлый һәм әйтә:
-Әйдә, йөгерәбез, узышабыз,- ди.
Кола атның чарасы юк, риза була. Менә алар йөгерә башлыйлар. Башта алар тигез генә баралар. Юлбарыс тырыша, тагын Кола ат жиңәр инде дип, борчыла. Күп тырыша торгач, ул атны әзрәк артта калдыра. Шулвакыт аның колагына Кола ат тоягының жиргә бәрелгән тавышлары ишетелә, “Дөп-дөп, дөп-дөп”. Юлбарыс: “Ат мине тапап үтерергә тели икән,”- дип уйлый. Булган бөтен көчен куеп, алдын-артын карамый чаба да чаба икән. Ә Кола ат Юлбарысның үзеннән куркып чапканын аңлый да йөгерүдән туктый.
Шулай итеп, Кола ат үзенең зирәклеге һәм акыллылыгы ярдәмендә Юлбарысны жиңә. Моннан соң да әле ул бик озак еллар карт белән карчыкка хезмәт итә.
