top of page
ХӘЕРЛЕ КӨННӘР, ХӨРМӘТЛЕ КУНАКЛАРЫМ!
САЙТЫМА КЕРГӘНЕГЕЗГӘ МИН БИК ШАТ!
МИН ҮЗЕМНЕҢ ЭШКӘРТМӘЛӘРНЕ САЙТЫМА УРНАШТЫРДЫМ.
РӘХИМ ИТЕП КАРАГЫЗ!

Файдалы сылтамалар:

“Ягез әле, кызлар”

March 09, 2018

8 март – Халык-ара хатын - кызлар көненә “Ягез әле, кызлар” конкурсы үткәрелде. Конкурста 8 нче һәм 9 нчы сыйныф  жыелма командалары көч сынашты. Язның беренче бәйрәме барысына да шатлык, күңел жылылыгы өләште. Кызлар да үзләрен сынатмадылар, барлык биремнәрне дә хатын-кызларга гына хас нәфислек һәм зәвык белән башкардылар. Нәтижәдә дуслык жиңде.

“Ягез әле, егетләр”

February 23, 2018

Ватанны Саклаучылар көненә “Ягез әле, егетләр” конкурсы үткәрелде. Конкурста 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларының жыелма командалары көч сынашты. Минем 8 А сыйныф укучыларым да үзләрен сынатмадылар. Һәркем үзенең Ватанын якларга һәм сакларга әзер икәнлеген исбатларга тырышты. Бәйгедә 8 нче сыйныф укучылары беренче урынны яуладылар.

“Зарница”

February 21, 2018

Ватанны Саклаучылар көненә  “Зарница” хәрби – патриотик уеннары үткәрелде. Укучылар хәрби биремнәрне бик зур тырышлыкһәм жаваплылык белән үтәделәр.

"Ел укытучысы - 2018 "

February 02, 2018

2018 елның 31 гыйнварында Бүздәк авылы мәдәнияте йортында "Ел укытучысы - 2018" район конкурсы тантаналы ябылды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадалар

January 30, 2018

Декабрь, гыйнвар айларында татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадалар үтте.

Муниципаль этапта укучыларым Исмагилова Эмилия 10 класс  - жиңүче,  Сакаева Зарина 10 класс  - призер, Чапаева Аделия  11 класс  - призер булдылар.   

Исмагилова Эмилия  олимпиаданың республика этабында призер булды.

Горурланам синең белән Башкортстан!

November 19, 2017

Ноябрь аенда, Башкортстан Республикасының  100 еллыгына багышлап, район  күләмендә үткәрелгән   “Горурланам синең белән Башкортстан!” исемле шигырь сөйләүчеләр конкурсында  катнаштык.

“Серле бизәкләр”

October 14, 2017

Октябрь аенда Туган тел атналыклары булды. Ачык дәресләр, класстан тыш төрле чаралар үткәрелде. Минем тарафтан әзерләнгән эшләр.

 

Класстан тыш чаралардан  халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдыручы, “Серле бизәкләр”  исемле музыкаль композиция күрсәтелде.

“Муса Җәлил – герой шагыйрь”

October 07, 2017

Татар әдәбиятыннан 6 сыйныфта   ачык дәрес: “Муса Җәлил – герой шагыйрь”.

“Башкортстан – туган җиргенәм”

September 30, 2017

Башкортстан Республикасының суверенитеты көненә тантаналы линейка: “Башкортстан – туган җиргенәм”.

Please reload

МОБУ СОШ №2 с. Буздяк 

муниципального района Буздякский район Республики Башкортостан

© 2018 Хуснутдинова Нафиса. 

  • Facebook Clean Grey
  • Twitter Clean Grey
  • LinkedIn Clean Grey
bottom of page